10 апрельдә Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастендә булды.
ТР Президентын «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов озата йөрде.
Медсанчастьтә булганда Президент медицина комплексының һәм медицина персоналының коронавирус йогышы булган пациентларга ярдәм күрсәтүгә әзерлеге турында фикер алышты.