Шәһәр һәм hайон тормышы турында туры эфирда үз-үзеңне изоляцияләү режимында

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Әлмәтлеләр көн саен туры эфирда халыкны яклау буенча муниципаль хакимият эше, волонтерлар, социаль хезмәткәрләр, медиклар, полиция һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре эшчәнлеге турында мәгълүмат алалар.

Туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов чираттагы тапкыр халыкка үз-үзеңне изоляцияләү, үткәрү системасы режимының төп таләпләрен һәм кагыйдәләрен искә төшерде. Ул шулай ук шәһәрдә һәм районда санитар чараларның ничек узуы турында сөйләде, соңгы тәүлектә кертелгән яңалыкларга җентекләп тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International