Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан эшкуарларына кайнар линия буенча юридик ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре белгечләргә covid-19 тарату белән бәйле катлаулы икътисади һәм эпидемиологик вәзгыять вакытында эшләү турында сораулар бирә алалар.