Әлмәт районы аграрийлары язгы кыр эшләрен дәвам итәләр. Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов алты хуҗалык кырларында чәчү кампаниясенең барышын тикшерде.
Район башлыгы кырларны карап чыкканда җитәкчеләр һәм механизаторлар белән аралашты, кышлаганнан соң үсемлекләрнең торышын бәяләде, язгы кыр эшләрен оештыруны яхшырту буенча тиешле күрсәтмәләр бирде.
Гомумән район буенча көзге культуралар өчен 12 мең гектардан артык җир бүлеп бирелгән, уҗым культураларын тукландыру 90% мәйданда башкарылган.