“Страна чудес” вокаль ансамбле – халыкара фестиваль лауреаты

2012 елның 23 декабре, якшәмбе
Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең уңышлары белән һәрдаим сөендереп торалар. Иҗатка гашыйк балалар һәм коллективлар республика, Россиякүләм бәйгеләрнең күрке, горурлыгы булып тора. Шушы көннәрдә генә 1 нче мәктәпнең “Страна чудес” вокаль ансамбле Санкт– Петербург шәһәренең иҗат үзәгендә узган “Первый аккорд “халыкара фестиваленнән III дәрәҗә диплом белән кайттылар. Ансамбльның җитәкчесе Карпова Гөлнара Зарифовна, концертмейстер Ященко Татьяна Александровна. 20 декабрь көнне 1 нче сәнгать мәктәбендә оештырылган матбугат конференциясендә ассызыклап узылганча, җиңүләр җиңел генә бирелмәгән. Фестивальдә жюрилар хөкеменә тәгъдим ителгән “Кораблик детства”, “Добрые сказки” җырларын башкаруда вокаль һәм хореографияне профессиональ югарылыкка җиткерү өчен күп көч һәм хезмәт куярга туры килә балаларга. Халыкара фестивальләрдә катнашу тәҗрибә тупларга, яңа дуслар табарга ярдәм итә диләр алар. Бәйге булса да, зур бер бәйрәм кебек үткән “Первый аккорд”. Чыгышлар тәмамланганнан соң тарихи башкалабыз булган Санкт– Петербург шәһәре белән танышырга, истәлекле урыннарда булырга өлгергәннәр яшь артистларыбыз. Эрмитаж белән танышу, төрле храм, музейларда булу онытылмас сәяхәтнең бер өлеше.

“Страна чудес” вокал ансамбленең Санкт – Петербургка баруы белән бәйле финанс чыгымнарын әти – әниләр күтәрә. Беренче урынга өметләнеп барсак та, мондый югарылыктагы фестивальдә III дәрәҗә лауреат булу зур горурлык диләр алар.

Әлеге иҗади коллективка без уңышлар телибез, киләчәкләренең зур булуына ышанабыз.

Ф. Хәсәнова ,
“Яшьләр заманы “ газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International