Коронавирус пандемиясе дини бәйрәмнәр үткәрүгә җитди йогынты ясады. 8 апрельдә Башкарма комитетта оештырылган матбугат конференциясендә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы владыка Мефодий һәм Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов дин тотучыларга бу авыр тормыш чорында яңа тормыш чынбарлыгына ничек җайлашырга дигән киңәшләр һәм үгет-нәсихәтләр бирде.
Владыка Мефодий, Әлмәт муниципаль районы халкына мөрәҗәгать итеп, бүген православие динендәгеләр өчен аерым көннәр – Бөек пост тәмамлану, алда зур Пасха бәйрәме көтелә, дип билгеләп үтте. Дин тотучыларның сораулары бик күп, хәзерге вакытта бөтен дөньяда барган соңгы вакыйгалар белән бәйле.