Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле онкология диспансерында радиология корпусы төзелешенең барышы белән танышты.
Бүгенге көндә республиканың көньяк-көнчыгышындагы 1,5 меңгә якын пациентка радиотерапевтик дәвалау алу өчен Казанга барырга мәҗбүр. Заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган радиологик корпус төзү әлеге проблеманы хәл итәргә һәм башкала медицина учреждениеләрен бушатырга мөмкинлек бирәчәк.