Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов «Алсу» микрорайонындагы торак комплекста булды һәм шәһәрне санитар эшкәртү процессын оештыру белән танышты. Дезинфекция көн саен үткәрелә: ишегаллары, тукталыш павильоннары, кибетләр, даруханәләр һәм кешеләр күпләп була торган башка урыннар эшкәртелә. Эшкәртүгә 60лап кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителгән. Эшләр тәүлек әйләнәсе өч сменада оештырылган. Барлык доброволецлар белән инструктаж үткәрелә, шәхси саклану чаралары – саклагыч костюмнар, битлекләр, ресираторлар, перчаткалар бирелә.