Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әлмәт муниципаль районында булды.
Визит кысаларында ул аграрийлар белән аралашты һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Хуҗалыклар механизаторлары һәм җитәкчеләре белән очрашу исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе кырында узды. Район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, көзге культуралар өчен 12 мең гектардан артык җир бирелгән.