Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанда бакчачыларга үсентеләр һәм орлыклар сатуны җәелдерделәр

2020 елның 10 апреле, җомга

Татарстанда бакчачыларга чәчү материалы тулысынча сатыла, республика халкы бакчаларда үз-үзеңне изоляцияләү вакытларын файдалы итеп үткәрсен өчен.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты чәчүлек материалын сатарга рөхсәт итте, базарларда, шулай ук „Пятерочка“ һәм Fix Price» сәүдә челтәрләрендә сату бара", — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International