Өч грант әлмәтлеләрдә

2012 елның 22 декабре, шимбә
ТР Мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләргә, учреждениеләргә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы булды.

Грантлар 53 хезмәткәргә һәм иң яхшы 6 мәдәният һәм сәнгать учреждениесенә бирелде. Шуларның өчесе әлмәтлеләрдә.

“Иң яхшы җитәкче” номинациясендә грантка Әлмәт муниципаль районы Мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина, “Терәк һәм абруй” номинациясендә 1нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, мәдәният өлкәсе ветераны Вера Бушурова лаек булды.

“Туфан мәктәбе” проекты өчен 2012 елның иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениесе булып Әлмәт татар дәүләт драма театры танылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International