КВН – шаяннар һәм тапкырлар уены

2012 елның 22 декабре, шимбә
20 декабрь көнне Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге Юниорлар Лигасы КВН командасы чыгышларыннан шаулап торды. Сайлап алу турларыннан узган 10 команда ярымфиналда көч сынашып, йомгаклау турында катнашу хокукы өчен көрәштеләр. Әлмәт муниципаль районының Юниорлар Лигасы җитәкчесе Ксения Белякова ассызыклап узганча, уеннар бик киеренке булачак, чөнки һәрбер мәктәп командасы үзенчәлекле, башкаларны кабатламый.
Мәктәп командаларының чыгыш Александр Хилько, Хамбиков Никита, Мазанкин Артем, Ксения Белякова, Балантаев Вилен составындагы жюри бәяләде. Ярымфинал ярышлары өч бәйгене үз эченә алады. “Визитка”, “Видеояңгырату “, музыкаль номер номинацияләре барлык жанрлар буенча артистлык сәләтен, иҗтимагый проблемаларны юмор һәм сатирага төреп тамашачыларга җиткерә белү осталыгын ачарга ярдәм итте. Залда утыручы җанатарларның көчле алкышлары командаларга уңышлы чыгыш ясарга ярдәм итте. Киеренке көрәштән соң ярымфинал ярышларында 15 нче мәктәпнең “ХV”, 2 нче лицейның “Лицей”, 13 нче мәктәпнең “Возвращенцы” һәм ” “Бамболейо” җыелма командалары җиңеп чыкты. Алар февраль аенда үткәреләчәк финал ярышларында Юниорлар Лигасы чемпионы исеме өчен көрәшәчәкләр.

Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International