Бүген иртән Казан халыкара аэропортында Кытайдан медицина битлекләре һәм аларны чыгару станоклары булган йөк самолеты төште.
Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Китерүне «Татнефть» компаниясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырды.