Авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен "Кайнар линия" ачылачак

2020 елның 10 апреле, җомга

14 апрельдә Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимында авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен "Кайнар линия" эшләячәк.

Шалтыратуларга «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Хатын-кызлар коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә республикада кабул ителгән махсус чаралар вакытында очраша торган төрле проблемалар турында хәбәр итә, социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International