Шәфәгать Тәхаветдинов: "Социаль проектлардан баш тартмыйбыз"
2012 елның 21 декабре, җомга
21 декабрь көнне “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән агымдагы ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе уздырды.
26 миллион – күрсәткеч!
“Татнефть” өчен агымдагы ел тагы да уңышлы – күрсәткечләр шуңа ишарәли. 2012 елда компания 26 миллион тонна нефть чыгара. Кара алтын күләменең якынча 45 проценты катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча алымнарын куллану хисабына ирешелгән. Кулланылышка исә 296 яңа скважина кертү көтелә һәм алардан 379 мең тонна нефть чыгару планлаштырыла.
Капиталь салулар күләме ел ахырына якынча 63 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуларның 30 ы нефть чыгару объектларына, 25 е Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефтехимия комплексына, калган сумма яңа территорияләрне үзләштерүгә һәм Татарстаннан читтә геолого-разведкалауга тотылачак. Сүз уңаеннан, “Татнефть-Самара”да быел 300 мең тонна нефть чыгарыла, биредә 31 скважина борауланган.
Битум нефте чыгаруда – казаныш
Компания эшчәнлегенең яңа юнәлеше – битум нефте чыгару тулы көченә башкарыла. Быел “Татнефть” тарафыннан 73 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган. Нефть ятмасы эшкәртелә башлаган чордан 13 пар скважинадан 179 мең тонна нефть алынган. Иң мөһиме, күрсәткеч тәүлегенә 279 тоннага кадәр җиткән. Ә бит бер ел элек аның күләме 1,8 тапкырга азрак иде. Менә ул казаныш!
– Әлеге юнәлештә эшчәнлегебезне тагы да үстерәчәкбез, хәзер дәүләт ярдәме хисабына да – Яшәүче ятмасын эшкәртү буенча Хөкүмәт дәрәҗәсендә безгә ярдәм күрсәтеләчәк, – дип саллы хәбәр белән уртаклашты баш нефтьче.
Озакламый компания чит ил базарына кайтачак. Сүрия, әлбәттә, тоткарланып тора, чөнки андагы хәл-торышның нинди борылыш алачагы әлегә билгеле түгел. Ә менә Ливиягә юллар ачыла. Бүген анда эшче төркем булдырылган инде, алар әлегә мәгълүмат туплау белән мәшгуль. Гыйнвар-февральдә, мөгаен, Ливиядәге нефть компаниясе вәкилләре белән очрашу оештырылыр һәм эшчәнлеккә кабаттан башлангыч салыныр.
– Илдә булган вакыйгалардан соң без хезмәтләреннән кулланган компанияләр бәяләрне арттыру турында уйлана. Борылыш чорында аларның җиһазларына, милекләренә зыян салынган, шуңа да бораулау, геофизика башкача бәяләнә. Очрашуда боларның барысы да җентекләп тикшереләчәк. Ливиядә мөнәсәбәт һәрчак яхшы булды, безгә карата бернинди дә сәяси шарт куелмый. Анда без өч нефть ятмасы ачтык, ливиялеләр безнең хезмәттән канәгать, – дип белдерде Шәфәгать Тәхаветдинов.
– Сәламәтләндерү лагерьларыннан, профилакторийлардан беркайчан да баш тартмаячакбыз. 1998 елгы кризистан соң без аларны төзекләндерүгә зур суммалар бүлеп бирдек. Хәзер исә аларның эшчәнлекләрен киңәйтүне планлаштырабыз. Түбән Камадагы “Чайка” санаториена, мисал өчен, өч сменалы график белән эшләүче “Нижнекамскшин” хезмәткәрләрен атна уртасында ике көнгә ял итәргә җибәрү буенча эш алып барабыз. Ел әйләнәсенә объектлар тулы көчкә кулланылырга тиеш. Тау чаңгысы комплексы гына зыянга эшли. Быел 16 декабрьгә кадәр кар булмады. Шулай да көненә 1100 кеше килгән очраклар бар. Һәркем рәхәтләнеп ял итсен, бар нәрсәне дә акча белән бәйләргә ярамый, сәламәтлек кыйммәтрәк.
Кыскарту күзәтелми
“Татнефть”нең коллектив килешүе иң яхшылардан исәпләнә. Журналистларның: “Универсиада һәм башка проектлар белән бәйле килешүдә оптимизация күзәтелмәячәкме?” – дигән соравына, Татарстанның баш нефтьчесе Универсиадага тукталып:
– “Татнефть”не беркайчан да онытмаячаклар, төзелеш эшләреннән без читтә калмыйбыз. Ике ел элек “Зилант” боз сараен төзеп тапшырдык, – дип җавап бирде. – Коллектив килешүдә исә кыскартулар күзәтелми, ә киресенчә, кайбер юнәлешләргә чыгымнарны арттыру планлаштырыла.
“ЭКОлидер”
Компания ничә ел дәвамында “Эколидер” исеменә лаек була. Шәфәгать Тәхаветдинов басым ясаганча, аны юкка гына бирмиләр. Экологик программаларга һәм чараларга юллаган акчалар миллиардлар белән исәпләнә. Быел программага өстәмә 440 миллион сум бүленгән, ул газ генераторлары урнаштыруга юнәлтелгән. Алар сәгатенә 4,8 мең киловатт электр энергиясе эшләп чыгарачак һәм газны утильләштерү 95 % урынына 98,5 % ны тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта җиһазларга сынау уздырыла.
ТЭЦ тарифны киметәчәк
Әлмәттә төзелүче мини-ТЭЦ киләсе елның июль-август айларында файдалануга тапшырылачак. Ул әлмәтлеләр өчен аеруча мөһим объект санала. Җылылыкка һәм суга тарифларның югары булуы һәркемне борчый. Шуңа да нефтьчеләр бу мәсьәләдә дә инициатива күрсәтте – ТЭЦ төзелешенә алынды. Аның сафка кертү 900 миллион сумга барып төшәчәк. 2014 елда тарифларда уңай үзгәрешләр күзәтелер, мөгаен.
Чын хоккейчылар бездә әзерләнә
– “Татнефть” өчен “Нефтяник” командасына ярдәм күрсәтү нинди әһәмияткә ия? Яхшы уенчыларны туплап, җиңүләр яуларга да була бит...