Татарстанда 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы игълан ителде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын аларның матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алу башлануын игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы-70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ. б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International