"Татнефть «саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар, ә "ТАНЕКО" да —антисептик препаратлар җитештерүне оештырды. Шушы көннәрдә эшләнмәләрнең беренче партияләре республиканың көньяк-көнчыгыш медицина оешмаларына тапшырылды.
Шушы көннәрдә эшләнмәләрнең беренче партияләре республиканың көньяк-көнчыгыш медицина оешмаларына тапшырылды. 6 апрельдә Лениногорскига генераль директор Наил Маганов үзе 420 саклагыч комплект алып килде. Ул хәбәр иткәнчә, Компания шәһәрнең ашыгыч ярдәм машиналарын коронавируска шикләнгән пациентларны имин ташу өчен махсус бокслар белән җиһазландырырга ярдәм итәчәк, шулай ук аларны үз АЗС ларына бушлай заправка бирәчәк.