Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Милли көрәш батырлары бүләкләнде
2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Кара алтын башкаласы үзенең батыр көрәшчеләре белән лаеклы горурлана ала. Узып баручы 2012 елда милли көрәш буенча Әлмәтнең җыелма командасы республикада беренчелекне алды. Район тормышында зур урын алып торган әлеге вакыйга спортчыларның үзләре өчен дә олы бер бәйрәмгә әверелде. 20 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә Татарстанның 64 командасы арасында җиңү яулаган көрәшчеләр командасын бүләкләү тантанасы булды. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Татар-башкорт көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.
Әлмәт егетләренең җиңүләре – озак еллар дәвамында ихтыр көче, зур тырышлык бәрабәренә ирешелгән биеклек. Бу хакта үзенең тәбрикләүләрендә район башлыгы да әйтеп узды. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, премияләр һәм кыйммәтле бүләкләргә Әлмәт данын еракларга тараткан Ильяс Галимов, Рузиль Ганиев, Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Фәнил Мингазов, Рим Синекаев, Рамиль Синекаев, Ильяс Билалов, Марсель Гөзәеров, Рөстәм Мөхәмов, Марсель Вәлиев кебек батырлар лаек булды.
Район һәм шәһәребездә милли көрәшнең үсешенә зур өлеш кертүче, кайчандыр үзе дә спортның әлеге төре белән шөгыльләнгән Мәҗит Салиховның хезмәтләре дә республика җитәкчелеге тарафыннан зур бәягә лаек булды. Район башлыгына ТР Татар-башкорт федерациясе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хаты һәм исемле сәгате, Балалар һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында иң яшь көрәшчеләр дә игътибарсыз калмады. Бүгенге көндә әлеге спортны юлдаш итүчеләр саны 500дән артык. Авылларда актив рәвештә көрәш түгәрәкләре оештырыла.
Әлмәт муниципаль районында көрәш 50–60 елларда ныклы үсеш ала. Район батырлары Исхак Лотфуллин, Шамиль Мөхәммәтдинов, Ришат Ханов ул чорларда республикага танылган батырлар булалар. Көрәшнең Әлмәттәге үсешендә ТР Атказанган тренеры Димеев Ильгизәр Салахович күп көч куя. 1979 “Әлмәтнефть” идарәсенең спорт комплексында милли көрәш буенча секцияләр эшли башлый. Яңа буын спортчыларны тәрбияләүдә озак еллар дәвамында өлкән тренер булып эшләүче Салават Йосыповның да хезмәте зур.
“Татнефть” ААҖ башка барлык спорт төрләре белән беррәттән, милли көрәшкә дә игътибарларын киметми. Спортчыларыбызның күбесе нефть табу һәм чыгару предприятиеләрендә эшли. Алар спорт белән шөгыльләнсен, бәйгеләрдә катнашсын өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган.
2013 елда Әлмәттә уздырылачак герой-шагырь Муса Җәлил исемендәге республика бәйгеләре спортчыларыбызның зур җиңүләрендә тагы бер адым булыр дип ышанып калабыз.
Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз