Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Балалар ялгызы түгел
2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Түбән Мактама бистәсе җирлегендә 25 инвалид бала яши. Бистәнең “Родничок” яшүсмерләр клубында узган пәнҗешәмбе, 13 декабрьә, үткәрелгән чарада аларның һәрберсенә 2 шәр мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде һәм башка төрле күчтәнәчләр дә өләшенде.
Түбән Мактама җирлегендә күңелләре изгелектә булучылар берән-сәрән генә түгел икән. Депутатлар да шәфкатьлелек акцияләрендә бик теләп катнаша. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылган чарадагы бүләкләр шул хакта сөйли. Бер депутатлары 50 мең сум акча бүлеп биргән. Әлеге сумманы инвалид балалар арасында бүлгәннәр. Исемлеккә 18 яшьлек инвалидлар да кертелгән. Бистә җирлегендә гомер кичерүче икенче берәве яшелчә-җимешләр китергән. Депутатлар җыелып, Инвалидлар көне уңаеннан шулай ук бүләк ясаган. Алар моңа өстәп, һәр балага Яңа ел күчтәнәче дә әзерләгән.
Үзләре өчен әзерләнгән бәйрәм кичәсенә килгән балаларның шатлыклары йөзенә чыккан. Әти-әниләр дә күңелләре мәрхәмәт белән тулы затларга рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. “Родничок” яшүсмерләр клубында эшләүче “Әкият” курчак театры чыгышы озак алкышларга күмелде. Өлкәннәр дә сокланды балалар иҗатына. Әйтерсең лә, каршыда профессионаллар чыгыш ясый.
Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, мондый изге гамәлләр белән сугарылган чаралар еш оештырыла икән клубта. Биредә 2006 елдан бирле директор булып эшләүче Гөлчәчәк Сәүбанова әйтүенчә, елына 300 дән артык чара уздырыла. “Родничок”ка көненә 40-50 шәр бала йөри. Алар катнашында шәһәркүләм чаралар да оештырыла. Призлы урыннар яулавын раслаучы бүләкләре дә байтак. Клубта спортка зур игътиабр бирелә. Өстәл теннисы, тренажер зал эшли. Элек каратэ буенча секция эшләгән. Биатлон, олимпия уеннары буенча ярышлар ел да үткәрелә. Балалар тарафыннан ясалган кул эшләре шулай ук бүләкләргә лаек булган. Спорт ярышларына гаиләләр дә җәлеп ителә.
– Бистә җирлегенең ярдәмен тоеп яшибез, – диде Гөлчәчәк Сәмигулловна. – Җирлек башлыгы Әлфия Габделбаровна иганәчеләрне үзе таба, депутатларга чыга. Элек бүләкләр артыннан үзебезгә йөрергә туры килә иде. Узган ел Ә.Слесарева ярдәме белән бер иганәче клубка 5 мең сумлык ясалма чыршы бүләк итте. Түшәмгә кадәр биеклектәге чыршы икенче ел балаларны янына җыя.
Әлфия Слесарева үз чиратында Түбән Мактаманың эшкә менә шундый бирелгән кешеләр тырышлыгы белән үсүен билгеләп үтте. Гөлчәчәк Сәүбанова белгечлеге буенча агроном булып чыкты. “Түбән Мактамада аның ярдәмендә матур чәчәкләр үсә. Инвалид балалар белән дә эшли, чаңгыга да бастыра ул, бәйрәмнәр дә оештыра. Клубны тынгысыз кеше җитәкләве мине бик шатландыра”, – диде Әлфия Габделбаровна.
Яшүсмерләр клубында Нәфисә Нәбиуллина җитәкчелегендәге “Әкият” курчак театры 2007 елда оештырылган. Курчакларны, костюмнарны алар үзләре тегә. Елына барлыгы яңа 4 спектакль әзерләнә. “Хәзинәләр сандыгында”гы спектакльләр 40 тан артып киткән. “Әкият” өченче ел рәттән “Движение” спорт һәм сәнгать республика фестивалендә катнаша һәм дипломнар белән бүләкләнә. Быел 3 нче урын яуланган, ә клуб компьютер белән бүләкләнгән. Нәфисә Әхәтовна үзе педагог буларак икенче урынга чыккан. Менә шундый эш-мәшәкатьләр, чаралар белән янып яши Түбән Мактама.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз