Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләргә, колледжларга, техникумнарга һәм вузларга ярдәм итү өчен «Кайнар линия» ачылды.
Линия эш көннәрендә 09:00 дән 18:00 гә кадәр эшли.
Белгечләр ата-аналар берләшмәсе, педагоглар һәм мәгариф белән идарә итү органнары, мәктәпләрнең, колледжларның, техникумнарның һәм вузларның эпидемиологик ситуациядә дистанцион укуларын һәм эшен оештыру буенча сорауларына җавап бирәчәкләр.