Әлмәттә инженерлык мәктәбен төзүнең сыйфатын тикшерделәр

2020 елның 3 апреле, җомга

Тикшерүләрнең расланган программасы барышында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Көнбатыш капкалар» микрорайонында белем бирү объекты төзелешенең сыйфатын тикшерде, дип хәбәр итте инспекция башлыгы Василий Кудряшов.

Өч катлы мәктәп 858 укучыга исәпләнгән. Бинада программалаштыру күнекмәләрен алу өчен IT-кабинетлар, прототиплау үзәге, 3D кулланып предметлар булдыру үзәге җиһазланачак, архитектура проектлау белән шөгыльләнү өчен арт-остаханәләр урнашачак, спорт секторында 25 метрлы бассейн барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International