Үз-үзеңне изоляцияләү режимы Татарстан Республикасының бөтен территориясендә кертелде. Авыл җирлекләре башлыкларына һәм башкарма комитетларына коронавирус таралуга юл куймау буенча күрелә торган чаралар турында гражданнарга үз вакытында хәбәр итү бурычы йөкләнде.
Моның өчен авыл мәдәният йортлары һәм мәчетләре җәлеп ителгән, манаралардан намазга гына түгел, үз-үзеңне изоляцияләргә дә өндәүләр таратыла. Шулай ук тавыш бирүчеләр хезмәт автомобильләрендә урнаштырыла, хәбәр итү даими рәвештә, тәүлегенә берничә тапкыр үткәрелә.