Автотранспорт хуҗалары игътибарына!

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

«Татнефть» нең коммуналь техникасы көн саен Әлмәт муниципаль хезмәтләренә шәһәр территорияләрен чистартып, аларны санитар эшкәртеп торырга ярдәм итә.

Бу куркыныч инфекцияләр таралу юлында өстәмә киртә. Тирәдә чистарак булган саен, коронавирус таралу өчен мөмкинлекләр дә азрак!

Һәр шәһәр, һәр торак пункт — бөтен нефть төбәге якланган булырга тиеш. Бу катлаулы көннәрдә дә без республиканың көньяк-көнчыгышы халкына мөрәҗәгать итәбез. Шәхси транспортны автомагистральләрдә калдырмагыз! Ишегалдында йөрү һәм үтү юлларын киртәләмәгез! Мөмкин булганча, автомобильләрне автостоянкаларда тотарга тырышыгыз. Тәүлек буе дезинфекция һәм җыештыру өчен киртәләр тудырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International