Әлмәттә керү һәм шәһәрдән чыгу өчен чикләүләр кертелде

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 30 марттан үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Әгәр элек сүз өйдә булырга дигән тәкъдим турында барса, хәзер без таләп турында сөйләшәбез.

1 апрельдән Әлмәттә коронавирус таралуга бәйле вәзгыять фонында шәһәрдән керү һәм чыгу урыннарында чикләүләр кертелде. ЮХИДИ постлары куелган, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр һәм районны патрульлек итә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый күзәтә. Болар барысы да район территориясендә махсус режим кертү белән бәйле. Шәһәргә махсус пропуск буенча һәм ашыгыч очракларда гына йөрү рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International