Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре республика халкына үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус пропускларны алу һәм гамәлгә кертү буенча аңлату эшләре алып барачак.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды. Система бүген төштән соң тулы көченә эшли башлаячак.