“Чыршы браконьерлары”на карата 2 меңнән 6 мең сумга кадәр штраф каралган

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Чыршы һәм нарат каракларына каршы урманчылар белән полицейскийлардан торган оператив төркемнәр путрульга чыккан

Татарстанның махсус урман плантацияләрендә үстерелгән 26 меңнән артык чыршыны кистереп, урманчылар бу көннәрдә республиканың чыршы базарларына чыгарачак. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган белешмә буенча, Яңа ел бәйрәменең төп бизәге һәм традицион символы булган әлеге агачларны кисү экологиягә зыян салырлык түгел.

Качып-посып чыршы, нарат кисүчеләрне дәүләтнең урман инспекторлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаячак: урманлыкларда урманчылар белән полицейскийлардан торган оператив төркемнәр путрульлек итә. Урманнарга китерә торган юлларларда шушы ел ахырына кадәр стационар һәм күчмә постлар эшләячәк. Урман гүзәлен бушлай кулга төшерергә омтылганнар тотыла калса, “чыршы браконьерлары”на карата 2 меңнән 6 мең сумга кадәр штраф каралган – ылыслы агачларны законсыз кисү һәм алып китәргә әзерләүдән килгән зыян күләме әнә шундый суммада билгеләнгән.

“Татар-информ”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International