Мәҗит Салихов: “Квитанцияләр таратылган көнне ЕРРЦ хезмәткәрләре соңгы клиентка кадәр эшләргә тиеш”

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
Квитанцияләр таратылган көнне ЕРРЦ хезмәткәрләре соңгы клиентка кадәр эшләргә тиеш. Иртәнге планерка көнне район башлыгы Мәҗит Салихов исәп-хисап үзәге Ольга Носовога шундый күрсәтмә бирде.

Исәп– хисап үзәгенең эшен тәртипкә салу, квитанцияләрдә күрсәтелгән саннарның дөрес булуына ирешү өчен узган айларда күләмле эш алып барылса да, бу юнәлештәге проблемалар көнүзәк булып калуын дәвам итә. Торак– коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең зур булуын ачыклау өчен кешеләр ЕРРЦга килүләрен дәвам итәләр. Тик күбесе озын–озак чиратларда торганнан соң да, хезмәткәрләрнең эш сәгате тәмамлану сәбәпле, максатларына ирешә алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр була. Кешеләргә карата мондый мөнәсәбткә юл куелмаска тиеш, чөнки аларның күбесе эш вакытында соралып китәргә мәҗбүр. Ул, шулай ук, бердәм – исәп– хисап үзәге, ТСЖ хезмәткәрләренең халык арасында күбрәк аңлату эшләре алып барырга тиешлеген ассызыклады.

Планеркада күтәрелгән башка мәсьәләләр белән беррәттән вандализм очракларының һаман да күзәтелүе әйтелде. Вандаллар һәм хулиганнарның гамәлләреннән бигрәк тә Буалар шарлавыгына зур зыян салына. Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Дамир Гарипов сүзләренә караганда, ел дәвамында биредә 15 җинаять эшләнгән, 478 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Җәйге айларда Буалар шарлавыгында 263 плафон сафтан чыгарылган булса, сентябь – ноябрь айларында тагы 63 данә ватылган. Идарә җитәкчесе билгеләп узганча, куелган видеокамералар бөтен территорияне дә колачлый алмый, шуңа күрә дә аларның санын арттырырга кирәк. Язга Буалар шарлавыгында стационар полиция посты куелачак.

Мәҗит Салихов вандалларның закон каршында гына түгел, җәмгыять алдында да җавап тотарга тиешлеген ассызыклады. “Аларның фамилияләре массакүләм матбугат чараларында күренергә тиеш”, – диде ул.

Шәһәр җитәкчелеген һәм полицияне төнге кафеларда клиентларның җинаять кылулары да борчый. Яңа елдан соң узачак сессиядә депутатлар игътибарына мондый учреждениеләрнең эш сәгатен чикләргә мөмкинлек бирә ала торган карарлар тәкъдим ителәчәк.

Ландыш Сибгатуллина, район башлыгының матбугат хезмәте
Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International