Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә сакланыла торган селекция казанышлары дәүләт реестрында татар токымлы атларга патент теркәлгән. 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100-120 км ара үтәргә сәләтле татар атларының феноменаль чыдамлылыгын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә.