Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бердәм тавыш бирү көненә әзерлек

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бердәм тавыш бирү көнен үткәрүдә катнашкан объектларны вакытында әзерләү максатыннан, 2020 елның 19 мартыннан Әлмәт муниципаль районының ведомствоара комиссиясе эшли башлады, аның составына Башкарма комитет хезмәткәрләре, дәүләт янгынга каршы хезмәте, Росгвардия һәм ЭЭМ хезмәткәрләре керде.

Комиссиянең һәр әгъзасының үз юнәлеше бар, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International