Әлмәтнең ”Шүрәле” командасы Гран – Прига лаек

2012 елның 14 декабре, җомга
12 декабрь көнне башкалабызның “АК Барс” яшьләр үзәгендә республикабызның иң шаян, тапкыр яшьләре җыйналды. Биредә ТР Мәдәният министрлыгы, традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге белән берлектә игълан ителгән ШТМ клубы командаларының йомгаклау туры узды. Шаяннар, тапкырлар, мәҗәкчеләр клубы үз алдына яшьләрне рухи һәм әхлакый тәрбияләү, милли мәдәният, гореф-гадәтләрне пропагандалау, яшьләрнең иҗади активлыгын арттыру, халык юморы һәм сатирасы жанрларын үстерү һәм башка бик күп төрле максатларны куеп эш итә.

Бәйгене ачып, танылган язучы Роберт Батулла мондый чараларның ел да уздырылып матур традициягә әверелүен, милли мәдәниятнең әлеге жанрын үстерү буенча зур эш башкарылуын ассызыклады.

Татар телендә юмор, сатира иҗат итү, бигрәк тә аны киң катлам тамашачыларга җиткерү бик авыр дип фаразланса да, нигездә, авыллардан тупланган яшьләрдән оештырылган командалар моның киресен раслады. Бар икән әле талантлы, сәләтле тапкыр егетләр һәм кызларыбыз. Йомгаклау турында республикабызның 7 муниципаль районы: Саба, Баулы, Балык – Бистәсе, Аксубай, Мамадыш, Буа, Әлмәт командалары катнашты.

“Акча – аккош: муенын суза да очып китә” дип исемләнгән бәйгедә һәрбер команда үзенең үзенчәлеген, районының тарихын һәм, әлбәттә инде, акча темасын чагылдырды. Язучы – сатирик, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов рәислегендәге жюри әгъзаларына барлык көчле командалар арасыннан иң лаеклысын сайлап алырга туры килде. Гран–Прига Әлмәтнең район мәдәният йорты каршысында оештырылган “Шүрәле” җыелма командасы лаек булды. Безнекеләр Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм ноутбук белән бүләкләнделәр.

Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International