Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсы начараюга бәйле рәвештә, республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.