Бөек Ватан сугышы ветеранының фотосурәтен бушлай бастыралар

2020 елның 21 марты, шимбә

Татарстанлылар "Үлемсез полк" йөрешендә катнашырга әзерләнә башлады.

Теләге булган һәркем теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм 9 майда бөтенхалык йөрешендә катнашу өчен фотоларны бушлай бастырып чыгара ала.

Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының теләсә кайсы форматтагы фотосурәтен һәм мәгълүматларын (ФИО, туган көне, үлем датасын) тапшырырга гына кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International