Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады.
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, акчаны гадирәк һәм уңайлы итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.