«Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе Әлмәт муниципаль районы эш бирүчеләре игътибарына шуны җиткерә: Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2020 елның 18 мартындагы 13-19/3266 номерлы хаты белән предприятие хезмәткәрләренең дистанцион эш белән тәэмин ителешенә мониторинг оештыру йөкләнде.
Мәгълүматны теләсә нинди уңайлы ысул белән җибәрергә мөмкин: электрон адреска Czn.Almet@tatar.ru - 32-34-99 факсы буенча, почта аша яки кулдан.