Ничек электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәткәрнең хезмәт стажы турындагы мәгълүматны кәгазь хезмәт кенәгәләре урынына электрон рәвештә формалаштыруга акрынлап күчү гамәлгә ашырыла ("Россия Федерациясе Хезмәт кодексына электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә).

2020 елдан башлап барлык эш бирүчеләр дә кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә тиеш. Әлеге таләп барлык эш бирүчеләргә – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Шулай ук алар өчен ПФРда яңа хисап барлыкка килде. Бланк СЗВ-ТД дип атала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International