13 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXI (уртак) сессиясе булып узды.
Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин, депутатлар, башкарма комитет җитәкчелеге, оешма-предприятие, служба җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.
Депутатлар бу көнне Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорга социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразларын раслады, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорга бюджет кабул итте. Беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов чыгыш ясады.
Әлеге чорда халык санының артуы сакланачак. 2015 елга ул 202 мең 900 не тәшкил итәр дип фаразлана. Эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 2013 елга 7 % ка артып, аның күләме 27370 сумга җитәчәк. Моннан тыш, киләсе елның 1 октябреннән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 5,5 % ка, 2014 һәм 2015 елның 1 октябреннән 5 % ка артачак.