«Татнефть» нең яшь хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә эпидемиология куркынычы югары булган чорда өйдә калырга ярдәм итәчәк.
Бу эшкә компаниянең яшьләр комитеты ӘДНИ студентларын да җәлеп итте. Алар бергәләп Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы торак пунктларда өлкән яшьтәге кешеләргә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр режимын саклауда ярдәм итәчәкләр.