Әлмәттә тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Бүген шәһәрдә яшәүче тыл хезмәтчәне Тәнзилә Васветдин кызы Биктимирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, «Радиоприбор» заводы вәкилләре килгән иде.

Алар Тәнзилә Васветдиновнага истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International