24 мартта бөтен дөньяда туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
16 марттан башлап 26 мартка кадәр үткәрелә торган ункөнлек чикләрендә ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә җәмәгатьчелек игътибарын туберкулез проблемасына җәлеп итү һәм халыкның санитар грамоталылыгын күтәрү буенча традицион брифинг булды.