Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының баш нәсел идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, ясалма орлыкландыру ысулларын куллану сыерларның продуктивлылыгын арттыруда, нәсел эше яхшыртуда һәм терлекләрдә еш килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә.
Бүген Чүпрәле районында 10 меңгә якын савым сыеры исәпләнә. Шуларның 5319ы - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 50% ында гына ясалма орлыкландыру алымнары кулланыла. Бу күрсәткеч районның башка рәвешләрендә 75% тәшкил итә.