Мөрәҗәгатьләр бар

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Шәһәр прокуратурасының “ышаныч” телефонына быел мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә күзәтелгән коррупция юнәлешендәге хокук бозулар хакында биш мөрәҗәгать кергән.

Узган чәршәмбе көнне муниципалитетта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап оештырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында әлеге һәм башка мәгълүматлар да китерелде.

Сөйләшүдә район башлыгы Мәҗит Салихов, коррупциягә каршы комиссия әгъзалары, журналистлар катнашты. Чыгышларда билгеләп үткәнчә, район башкарма комитетының “ышаныч” телефонына агымдагы елда коррупция очраклары турында шалтыратулар булмаган. Гомумән алганда, җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы һәм аны профилактикалау буенча актив эш алып барылган, федераль һәм республика законнарын үтәү максатынан 14 норматив-хокукый акт һәм карарлар кабул ителгән. “Дәүләт хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы белешмә җентекләп тикшерелә, барлык норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә. Муниципалитетка керү урынында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен әрҗә куелган. Хәзер күп кенә хезмәтләр электрон формада күрсәтелә, дәүләт сатып алулары да нигездә шул рәвешчә башкарыла”, – диелде аларда. Башкарма комитетның “ышаныч” телефоны: 45-50-45, прокуратурада 32-59-55 һәм 32-59-43, РФ ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлегендә 32-62-32, РФ УФСБның Әлмәт шәһәрендәге бүлегенеке 45-36-66. ТР буенча ЭЭМның республика буенча бердәм “ышаныч” телефоны: 8 (843) 291-20-02.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов мөрәҗәгатьләрнең бүлеккә һәм прокуратурага да керүен әйтте. Сорауларга җавап биреп, ул шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең күпчелек торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре уңаеннан шикаять белдерүен җиткерде. Икенче урынны мәгариф, аннан соң сәламәтлек саклау өлкәсе алып тора. Быел коррупция юнәлешендәге төрле маддә буенча 16 һәм милеккә каршы кылынган 19 җинаять эше кузгатылган. Дамир Фатыйхович эчке эшләр органы хезмәткәрләренең дә даими тикшерү узуын, керемнәре турында декларация тутыруларын хәбәр итте.

Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров мөрәҗәгатьләрнең нигездә көнкүреш темасына кагылышлы булуын бәян итте. Аноним хәбәрләр тикшерелергә тиеш булмаса да, алар да контрольгә алына һәм тикшерү өчен эчке эшләр органнарына җибәрелә. Муниципаль хезмәткәрләрнең коррупция ягыннан хокук бозулары турында прокуратурага бер генә хәбәр дә кермәгән, ә менә “ышаныч” телефонына 5 шалтырату булган. Прокурор киләсе елның 1 гыйнварыннан муниципаль хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәрен генә түгел, ә бәлки чыгымнарын да декларацияли башлаячакларын җиткерде.

АГИМС ректоры Ильяс Сәлахов югары уку йортларында коррупциягә каршы ничек көрәш алып бару турындагы сорауга җавап биреп, узган уку елында ришвәт сораган бер укытучының студентлар ярдәме белән ачыклануы һәм аның эштән азат ителүе турында сөйләде . Студентлар шуның ише күренешләр хакында турыдан-туры ректорның электрон почтасына яки уку йортының эчке сайтына хәбәр итә ала. Сессиягә кадәр һәм аннан соң да сораштыру уздыруны да нәтиҗәле дип саный ректор.

Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин коррупциягә каршы алып барылган эшчәнлекләре белән таныштырды. Аның билгеләп үтүенчә, идарәнең үзендә дә коррупциягә каршы комиссия оештырылган, һәрбер учреждениедә мәгълүмат стенды бар, аларга “кайнар” линия телефоннары язып эленгән. Һәр мөрәҗәгать буенча комиссия тикшерүе уздырыла.

Район башлыгы Мәҗит Салихов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап биреп, ЕРРЦ хезмәткәрләре белән атнасына ике тапкыр киңәшмә уздырылуын, идарәче компанияләргә һәм ТМШларга район башкарма комитеты урынбасарлары беркетелүен, кадрлар белән бәйле мәсьәләләрнең дә чишелүен искәртте. Сүз уңаенда прокурор быел әлеге өлкәдә хокук бозулар уңаеннан 3 җинаять эше кузгатылуын хәбәр итте. Аларның икесе идарәче компания җитәкчеләренә, берсе урындагы затка карата.

Журналистларны “соры” хезмәт базарына, хезмәт хакларын конвертларда түләү очракларына каршы, коррупцияне тамырын корыту өчен нинди чаралар күрелүе һәм башкалар да кызыксындырды.

Ирина Апачаева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International