Әлмәттә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелде

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда Россия Конституциясе көне уңаеннан чара үтте.

Анда катнашып, Әлмәтнең югары һәм урта-махсус белем бирү йортлары студентлары гражданлык позицияләрен билгеләде. Мәгълүм булганча, 1993 елның 12 декабрендә илнең Төп Законы кабул ителде. Ул күпмилләтле илнең сәяси, икътисади һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү, реаль федерализм һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International