Әлмәтлеләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат җыю эшендә активрак булырга сорыйлар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы кысаларында тормышка ашырыла торган «Хәтер юлы» проекты Әлмәт муниципаль районы территориясендә көчәюен дәвам итә.

Бүген хәрби комиссариатта Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары Ришат Сабиров катнашында матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән әңгәмә барышында ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын булдыру һәм «Хәтер юлы» тарихи-мемориаль комплексының мультимедиа Галереясына мәгълүмат тәкъдим итү буенча эшне оештыру турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International