Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграрийлар белән мелиорация мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

13 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән мелиорация мәсьәләләре буенча фикер алышты.

2020 елга сугарулы җирләрне 2,15 мең гектарга арттыру планлаштырыла, моның өчен скважиналар бораулауга һәм су башняларына чыгымнарның 90% ын субсидияләү каралган һәм 33 млн сум салынган. Су сиптерү техникасы һәм насос-көч җиһазлары сатып алуга субсидия 70% (100 млн сум) тәшкил итәчәк, шулай ук сугарулы һәм киптерелгән җирләрне төзүгә, реконструкцияләүгә — 70% һәм 171 млн сум. Министрлыкта быелдан скважиналарны бораулауга субсидиянең эшләрне тәмамлаганнан соң гына булачагын ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International