14 мартта Әлмәтнең «Спутник» Боз сараенда яшәү урыны буенча булдырылган яшүсмерләр клублары арасында «Нефть һәм тормыш» корпоратив журналы призына ТР көньяк-көнчыгышында массакүләм хоккей ярышларының соңгы матчлары узды.
Финал ярышыннан соң турнирны ябу тантанасы булды. Яшь хоккейчыларны «Нефтяник» АХК башкарма директоры Рөстәм Гатин һәм «Татнефть» ГАҖнең спорт буенча инженеры Дамир Гәрәйшин сәламләделәр һәм лаеклы бүләкләрен тапшырдылар.