Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов үзендә следж-хоккей буенча Россия чемпионы Айрат Хамзинны кабул итте. Ул спортчыны югары җиңүләре белән котлады һәм Әлмәттә следж-хоккейны үстерү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде.