Әлмәт көрәшчеләре – республика җиңүчеләре

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Әлмәтнең даны кара алтын, талантлы артистлары белән генә түгел, батыр көрәшчеләре белән дә таныла. 2012 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең җыелма командасы республика күләмендә беренче урынга чыкты.

Татар милли көрәшенең тарихы еракларга барып тоташа. Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә милли бәйрәмнәр, Сабантуйларда иң көтеп алынганы милли көрәш булган. 1928 елда Татарстан Автономияле республикасында әлеге спорт төре буенча беренче спартакиада үткәрелә. 1956 елдан башлап иң масса күләм чараларның берсе герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге чемпионат санала. Әлеге бәйгедә җиңеп, Әлмәт данын лаеклы яклаучы егетләре белән горурлана ала шәһәр. Чөнки андый спортчыларыбыз байтак. Бу көннәрдә генә тагы бер сөенечле вакыйгаларның шаһиты булдык. Әлмәт егете Руслан Нургалиев Казанда узган чемпионат һәм Россия беренчелегендә Россия чемпионы булды. Бәйгедә Россиянең 36 төбәгеннән 245 көрәшче катнашуын исәпкә алсак, беренчелекнең югарылыгын күзаллавы авыр түгел.

Шәһәрдә милли көрәшкә, спортчыларга, аларны халыкка таныту юнәлешендә башкарылган чараларның артуы очраклы хәл түгел. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов үз вакытында әлеге спорт төре белән ныклап кызыксынганлыктан, батыр калганчы күпме тир түгәргә кирәклеген тирәнтен аңлый. 11 декабрь көнне милли көрәш буенча Әлмәтнең җыелма командасы егетләре белән очрашу да район башлыгы инициативасы белән оештырылды. Без, бертөркем журналистлар күп тапкырлар Россия, Татарстан чемпионы булып калган Ильяс Галимов, Руслан Нургалиев һәм башка спортчылар белән очраштык. Алар соңгы елларда район, шәһәрдә спортка булган игътибарлы караш, кайгыртучан мөнәсәбәт булуын ассызыкладылар, район башлыгына олы рәхмәтләрен әйттеләр. “Милли көрәшнең киләчәге бар һәм ул ышанычлы кулларда”,– дип саныйлар алар. Чөнки 2007 елда җыелган кечкенәләр төркеме дә республика күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешә.

Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International