Бүген умартачыларның район киңәшмәсе булды, аның төп темасы умарталыкларны ветеринария-санитария паспортлаштыру булды.
Паспорт хуҗалыкның (колхоз, совхоз һәм башка оешмаларның) умарталыгына һәм һәвәскәр умартачыга тутырыла. Районның баш ветеринария табибы һәм хуҗалык җитәкчесе паспортына кул куя һәм хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча район (шәһәр) станциясенең мөһере белән таныклана.