Әлмәт егете - Россия чемпионы

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Көрәш буенча Казанда узган чемпионат һәм Россия беренчелегеннән әлмәтле Руслан Нургалиев Россия чемпионы булды.

Бу бәйгедә Россиянең 36 төбәгеннән 245 көрәшче катнашты. Нәтиҗәдә Татарстан көрәшчеләре 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Үсмерләр арасында һәм өлкән категориядә гомумкоманда ярышында да татарстанлылар беренчелеккә ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International