30 еллык иҗат бәйрәме

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
8 декабрь көнне Әлмәт районының иң алдынгы торак пунктларның берсе булып саналган Габдрахман авылында тарихи әһәмияткә ия мәдәни чара – “Авылым йолдызлары”– халык җыр һәм бию ансамбленең 30 еллык иҗат кичәсе булып узды. Моннан 30 ел элек эшчәнлеген башлап җибәргән коллектив составы тулыланып, алмашынып торса да, мәдәнияткә, сәнгатькә хезмәт итү – төп максаты булып калуын янә бер кат раслады. Гореф– гадәтләргә нигезләнгән милли һәм рухи хәзинәбезне барлап, буыннан – буынга тапшырып килүче ансамбль бәйрәм кичәсендә профессиональ югарылыкта башкарылган моңлы җырлары, дәртле биюләре белән тагы бик күп тамашачыларның күңеленә үтеп керде.

“Авылым йолдызлары”ның 30 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган бәйрәм тантанасында тәбрикләүләрне Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Наҗия Хәйдәрова башлап җибәрде. Ул 30 елның бер коллектив өчен шактый саллы гомер булуын ассызыклап, чын мәгънәсендә, халык ансамбле дәрәҗәсенә күтәрелгән “Авылым йолдызлары”на иҗади хезмәтләре өчен район башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов исеменнән олы рәхмәтен белдерде, иҗат уңышлары теләде.

Кара алтын, аны җир куеныннан алып халыкның тормыш – көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерүче, район, республика икътисадының тотрыклылыгын тәшкил итүче нефтьчеләребезнең хезмәте аерым игътибарга лаек. “Авылым йолдызлары” халык җыр һәм бию ансамбленең югары казанышларга ирешүе аларның кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе. Нефтьчеләр исеменнән Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” ААҖ генераль директоры ярдәмчесе Рөстәм Гарипов үзенең котлауларын җиткерде. Ул авылның социаль – икътисадый тормышын яхшырту, балалар бакчасы, мәктәп, табиблык амбулаториясенең эшчәнлеге заманча шартларда алып барылуга зур игътибар бирелүен ассызыклады. Мәдәният дөньясында лаеклы үз урынын алган коллективка иҗади уңышлар, әле озак еллар сәхнә түрләрен балкытуларын теләде.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина моннан өч дистә ел элек башта “Каз канаты”, аннары “Авылым йолдызлары” җыр һәм бию ансамбленә нигез салган Җәүдәт Икътисамов, Нияз Фәрхетдинов, тулаем коллективка рәхмәт сүзләре әйтте, барлык мәдәният хезмәткәрләренең кайнар тәбрикләүләрен юллады, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Усмановның чыгышы ансамбльнең оешкан еллардан алып бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән уңышларын барлауга нигезләнде. Киләчәктә дә бүгенге абруйлы исемгә лаек булып, бергәләп эшләргә насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерде.

Юбилейга адресланган котлаулар џәм телеграммалар да шактый күп булды. Тукай урамы егетләре бәйрәмгә иң җылы, иң олы рәхмәт хисләре белән сугарылган тәбрикләүләрен юллаганнар.

Бүгенге көндә ветераннар Советы рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наҗия апа Мәүлетбаеваның сәхнәгә чыгуын зал алкышлап каршылады. Ул – “Авылым йолдызлары”н бишектә вакытыннан тирбәтеп үстергән, киләчәккә канат куючы. Тәүге тапкыр зур сәхнәләргә чыгулар, беренче баш әйләндергеч уңышлар нәкъ менә Наҗия Шәмсулловна авылны җитәкләгән чорларда була. Ул бүгенге югарылыкка ирешүдә ветераннарның зур хезмәт куюларын сөйләде, аларга рәхмәт әйтте.

Коллективны бәйрәмнәре белән котларга Колшәриптән “Морат”, Нәдердән ир–егетләр вокалы, Яңа Кәшердән “Сөмбел”, “Яшь күңелләр” халык гармунчылар ансамбльләре килгән иде.

Юбилей чараларының иң көтеп алынган, кульминацион ноктасы, әлбәттә инде, йолдызларның чыгышлары булды. Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты ”Сәрбиназ” фольклор ансамбле, моң иясе Венера Арсланова, беренче көннән сәхнәгә тугры калып, үзе белән бергә балаларында да җыр–биюгә мәхәббәт тәрбияләгән Суфия Хәлимова һәм башка артистлар тамашачыларга шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Чәй табыны артында дәвам иткән чарада “Ярыш” хуҗалыгы җитәкчесе Равил Шәяхмәтов, элеккеге завод директоры Хәниф Камалов та ансамбль эшчәнлегенә үзләренең югары бәяләрен бирделәр. 30 еллык иҗат юбилее күңел дәфтәрләребездә матур истәлекләр, күңелле мизгелләр белән баетылып, фейерверк белән тәмамланды.

Ландыш Зарипова
“Яшьләр заманы” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International